Яңалыклар тасмасы

«Таттелеком» бинасы фасады яңартыла

Чаллыда «Таттелеком»ның зональ элемтә узелы — ЗУЭС бинасы фасады яңартылачак.

Эшләрнең бәясе 82 миллион сум тәшкил итәчәк. Шәһәр өчен әһәмиятле әлеге бина 7/01 адресы буенча урнашкан. Анда «Таттелеком»ның офисы һәм телекоммуникация станцияләре эшли.

Бина узган гасырның 70нче елларында төзелгән. Аның архитектурасында совет модернизмы чорының үзенчәлекләре чагыла. Әмма еллар узу белән фасадның тышкы кыяфәте искергән һәм ул шәһәр мохитендәге үзәк биналарның берсе буларак бүгенге таләпләргә туры килгән күренешен югалткан.

Фасадны яңартканда «Бинар код» дип аталган концепция кулланылачак. Бинаның тышкы өлешендә вертикаль декоратив планкалар һәм алар арасындагы буш урыннардан торган үзенчәлекле бизәк барлыкка киләчәк. Алар цифрлы кодны хәтерләтәчәк. 

Яңартылган фасад көмешсу төстәге композит материал белән тышланачак. Шулай ук бинаны төнлә яктырту өчен декоратив яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капремонт

Нет комментариев