Чаллыда 10  миллиардер яши
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 10 миллиардер яши

Аларның 4се шәхси эшмәкәр.

Чаллыда 2025 ел нәтиҗәләре буенча 10 кеше 1 млрд сумнан артык керем алган. Аларның 5се – предприятие һәм оешма җитәкчесе, 4се –  шәхси эшмәкәр, берсе –  кыйммәтле кәгазьләр саткан физик зат. 

Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә Россия Салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.

Чаллыда бер кешенең – 30, икенчесенеке – 16, өченчесенең  12 фатиры бар.

Сентябрь аенда 302 мең кеше инспекциядән салым хәбәре алачак: 65 мең кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан, 213 меңе шәхси кабинеттан, калганнары почта аша. 

Салымнарны 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Балаларның салымнарын контрольдә тоту һәм штрафларны булдырмас өчен «Семейный доступ» хезмәтенә кушылырга кирәк
 


акча милиардер

Нет комментариев