Госпитальгә Казаннан дүрт һәм Чаллыдан өч аппарат кайтаралар
Алабуганың яңа коронавиурс инфекциясе белән авыручылар госпиталенә Казаннан һәм Чаллыдан үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары (ИВЛ) кайтарачаклар. Бу турыда Алабуга районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алабуга Үзәк район хастаханәсе табиблары сүзләренчә, коронавирус белән бәйле көзге вазгыять язгысына караганда катлаулырак. Хәзер пациентлар авыруның катлаулы формасы белән китерелә, шуңа күрә өстәмә җиһазлар кирәк.
Госпитальгә Казаннан дүрт һәм Чаллыдан өч аппарат кайтаралар.
Нет комментариев