Әлегә Табеев яр буе алдынгы
Яңалыклар тасмасы

Әлегә Табеев яр буе алдынгы

Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итә.

Чаллының Фикрәт Табеев исемендәге яр буен төзекләндерү өчен 34 меңнән артык кеше тавыш бирде. Икенче урында – Боровецк чишмәсе  (4,1 мең.), өченче урында – 64нче комплекстагы сквер (3,1 мең), дүртенче урында Саначин яр буе (2,7 мең). 
Ринат Гыйләҗев исемендәге сквер һәм 26нчы комплекстагы иҗтимгаый киңлек өчен 1,4 меңнән артык кеше тавыш бирде. 
Тавыш бирүгә Фикрәт Табеев исемендәге яр буен төзекләндерүнең 5нче чираты кертелде. Объект финансланса, киләсе елда аны төзекләндерү эшләре тәмамланачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


тавыш бирү иҗтимагый киңлекләр Фикрәт Табеев

Нет комментариев