Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Әлфәс хәзрәт Корбан бәйрәме белән котлады

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалудан да яратканрак гамәл юк...», - ди шәһәр имам-мөхтәсибе.

Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезне, гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән якынлашып килүче мөбарәк Корбан бәйрәмебез – Гыйдүл-Әдха белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме – бөек хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын белдерүче мөбарәк вакыт. Әлеге көннәрдә изге Мәккә җирендә миллионлаган мөселманнар, шул исәптән шәһәребез хаҗилары да, дөньяда тынычлык, халкыбызга иминлек, йортларыбызга бәрәкәт сорап дога кылалар. Без аларның хаҗлары кабул булуын, илебезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын Аллаһтан телибез.

Корбан бәйрәме — Ураза бәйрәме кебек үк зур социаль һәм рухи әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез ﷺ “Күршесе ач булып, ә үзе тук булган кеше мөэмин түгел” дип әйткән. Бу изге көннәрдә без фәкыйрь-мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, корбан итләребезне бүлешәбез, садакаларны арттырабыз. Бу гамәлләр җәмгыятьтә мәрхәмәт, бердәмлек һәм тынычлыкны ныгыта.

Хәнәфи мәзһәбенә күрә, малы нисаб күләменә җиткән һәр мөселманга корбан чалу — ваҗиб, ягъни үтәлергә тиешле бурыч. Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:
«Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал!» (Кәүсәр сүрәсе, 108:2)
Бу аять — корбан чалуның фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарылырга тиешлеген күрсәтә. Бу гамәл аша без тәкъвалыгыбызны күрсәтәбез, Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен шөкер кылабыз.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең бер хәдисендә болай ди: «Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…»
(Тирмизи риваяте)

Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә дә башкарыла. Өченче көннең ахшам намазыннан соң аны чалу ярамый. Корбанга чалынучы сарык, кәҗә 1 яшьтән, сыер исә ике яшьтән ким булмаска тиеш. Корбанлык өчен физик яктан сәламәт һәм көр булган мал гына сайлап алына. Сыер малын 7 кеше исеменнән чалырга мөмкин. Бер кеше исеменнән генә чалынса да дөрес. Корбан ите гадәттә өчкә бүленә. Аларның бер өлеше фәкыйрь-мескеннәргә, ятимнәргә, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, икенче өлеше туганнарга, күршеләргә өләшенә. Ә өченче өлешен хуҗа үз гаиләсе өчен калдыра. Үзе хәлле булып тулаем мохтаҗларга бирсә, әҗере күбрәк була. Мохтаҗ гаилә корбан чалып, аны тулысынча үзе өчен тотса да дөрес була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте казыяты быел Корбан нисабы күләмен 53000 сум дип билгеләде. Гаиләдә барлык чыгымнардар һәм әҗәтләрдән тыш артык 53000 сум акча булганда, гаилә башлыгына корбан чалу тиеш була.

Корбан гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 6 июнь иртәнге 5.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Вәгазьдән соң гает намазы, намаздан соң хөтбә укыла. Шәһәребездә корбан чалу гает хөтбәсе тәмамланганнан соң 6:00 сәгатьтән башлап рөхсәт ителә. Корбанлык сату һәм чалу – Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы). Үзәкләштерелгән Корбан чалу урыны эшчәнлеген 6 июнь 6.30 сәгатьтә башлыячак һәм 8 июнь көнне кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк. 8 июнь көнне кояш баеганнан соң чалынган сарык корбан дәрәҗәсенә ия булмый.  Мәчетләр янында корбан чалулар рөхсәт ителми.
Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны һәм дә Үз ризалыгы өчен кылган барча изгелекләребезне кабул итеп алар өчен әҗер-савапларны арттырып бирсә иде!
Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Изге теләкләр белән,

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин,

 Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев