Әлфия Авзалованың кызы вафат булды
Бу хакта Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды хәбәр итте.
Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова каты авырудан соң, вафат булды. Бу хәбәрне Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Мәрхүмәне соңгы юлга якыннары, туганнары һәм дуслары озаткан. Гүзәл Зиннур кызы әнисе белән фирдәвес җәннәтендә очрашсын.
Мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова Гүзәл һәм Зөлфия исемле ике кыз тәрбияләп үстерде.
Әлфия Авзалованың нәсел дәвамчылары – Иделия, Лейсән, Әскар һәм Рената исемле оныклары һәм Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю, Максимильян исемле оныкчыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев