Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина ЛНР милициясенә гуманитар ярдәм тапшырды

Барлыгы 5 тоннадан артык кирәкле әйбер җыелды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ЛНР халык милициясенең «Дельта» оператив төркеменә гуманитар ярдәм илтәргә барды. Хәрбиләргә бронежилетлар, берцлар, квадрокоптерлар, тепловизорлар, генераторлар һәм башка кирәкле җиһазлар тапшырылды. 

Әлфия Когогина халык фронты вәкилләре белән бергә Укринада хәрби бурычыларын үтәүчеләргә гумантиар ярдәм җыюны оештырды. Барлыгы 5 тоннадан артык кирәкле әйбер җыелды. 

Депутат хәрбиләр янына үзе дә барды.  Ул солдатларга Ижау шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераныннан алынган 1942 елгы бинокльне дә тапшырды. «Ветеран әлеге биноколь блеән бөтен фронтны үткән. Ул аны саклап йөрткән. Сезне дә сакласын», – диде Әлфия ханым.

Әлфия Гомәровна гуманитар ярдәмгә өлеш кертүчеләргә рәхмәтле. «Хәрбиләр мондый ярдәм өчен шат. Кирәкле җиһазлар, әйберләр безгә алдыбызга куелган бурычны үтәүне җиңеләйтә. Безнең бурыч – җиңү», – дигән аңа бер офицер. 

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм