Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Кондрабаева үз теләге белән эштән китте

Сәбәбе нидә?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсен рәхмәт сүзләреннән башлады. Алар торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү башлыгы урынбасары Әлфия Кондрабаевага багышланды. Чөнки ул үз теләге белән эштән китәргә карар кылды. “Тәҗрибәле белгечне җибәрүе авыр”, - диде мэр. Әлфия Кондрабаева ЖКХ системасында 10 ел хезмәт куйган кеше. 

“Шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгына зур өлеш кертте ул. Эше күп булды. Үзе китәргә теләк белдерде. Гаиләсенә игътибарын арттырасы килә. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә”, - диде мэр.

Наил Мәһдиев грамота һәм чәчәк букеты тапшырды. Ахырда Әлфия Кондрабаева да хезмәттәшлек өчен рәхмәтләрен җиткерде. Киләсе эше дә торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйле булачагын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык