Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Спортчыларны дингә тарту буенча зур эш алып барыла»

«Урын алмаучылар, Хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр!»

7 майда Чаллы шәһәренең «Витязь» спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV бөтенроссия турниры узды. 

Турнирның ачылыш тантанасында спортчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Ул татар халкы тормышында көрәшнең урынын, дәрәҗәсен билгеләп, әлеге спорт чарасының төп максатларына тукталды. 

– Урын алмаучылар, хаҗга юлламаны ота алмаучылар күңелләрен төшермәсеннәр. Иң мөһиме – катнашу. Яшьләребезне спортка җәлеп итүдә татарча көрәшнең әһәмияте бик зур. Башка ярышлардан аермалы буларак, бу юлы бары намаз уку тәртипләрен белгән көрәшчеләр генә кертелә. Бу – яшьләрне һәм спортчыларны дингә тарту буенча бик зур эш, – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев