Алинә Заһитова  Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады 
Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитова  Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады 

Алинә Заһитова принцесса Лея ролен башкарды

Алинә Заһитова  Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады 

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица. Легенда двух королевств» боз тамашасында чыгыш ясады. Тамаша Мәскәүдә «Мегаспорт» спорт сараенда узды.

18 яшьлек Алинә Заһитова принцесса Лея ролен башкарды. Принц ролендә Россиянең танылган фигуристы, ирләр арасында ялгыз шуучылар арасында Нагано-1998 Олимпия чемпионы 43 яшьлек Илья Кулик уйнады.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев