Яңалыклар тасмасы

Алинә Заһитовага 4 бүлмәле фатир бүләк иткәннәр

Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Удмуртия башлыгы Александр Бречалов дүрт бүлмәле фатир бүләк иткән.

Фатир ачкычларын Алинә шунда ук әти-әнисенә биргән, дип яза ГТРК «Удмуртия». 

Бүген Александр Бречалов Алинә белән очрашкан, аңа спорттагы уңышлары өчен рәхмәтен җиткергән

Сүз уңаеннан: күптән түгел Алинәгә Мәскәүгә эшлекле сәфәр белән килгән Япония премьер-министры Синдзо Абэ акита-ину нәселле эт бүләк итте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев