Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алкаларын чит ил хатын-кызлары да кия

Шәһәрдәшебез Гөлчәчәк асылташлардан зәркан әйберләре ясый.

Гөлчәчәк Гомәрова ясаган алка, муенсаларны Мәскәүнең Рублевка, Казахстан, Германия ханым-туташлары тагып йөри. Белгечлеге буенча икътисадчы шәһәрдәшебез бәйләү, үрү белән мавыга, ә соңгы 15 елда аның иң көчле мәхәббәте – асылташлар. Ул кешенең тышкы кыяфәте, холкына карап зәркан әйберләрен сайлый белә.

– Гөлчәчәк, үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле.
– Миңа 37 яшь, кызларыма 9, 7, 5 яшь. Әтием Равис хәрби офицер иде, аны Одесса шәһәре янына юллаганнар, абыем Альберт белән мин шунда туганмын. Әнием Мәгыйшә укытучы. 90нчы елларда, Украина ягыннан эзәрлекләүләр башлангач, без күчендек. Әтием Азнакайдан, әнием Мамадыштан, Чаллы – уртада, дип монда төпләндек. 31нче мәктәпне көмеш медальгә, аннары Казан дәүләт университетының математика бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. 

– Ташлар белән мавыгугыз ничек башланды?
– Кечкенәдән сәйләннән үрәм, беләзекләр ясыйм, брошкалар ясыйм. Әни бәйләргә өйрәтте. Хәзер инде схема буенча түгел, бизәгенә карап кына эшлим. Оекбаш кына бәйли белмим (көлә). Әнинең муенсалары күп иде. Шуларны озынайтам дип сүттем дә ташлар өстәп, яңарттым. Ошады. Шуннан китте инде. Ташларны сайларга да, беркетергә дә, үзлегемнән  өйрәндем.

– Асылташларны каян аласыз? Аның чын икәнен ничек беләсе?
– Ташларның 100дән артык төре бар, барысының да исемен беләм. Кайвакыт топазмы бәллүрме икәнен аера алмыйм, ләкин чынмы-юкмы икәнен әйтеп бирәм. Кайберсен өйдә тикшереп була. Әйтик, малахитны нашатырь спирты белән сөртсәң, эз кала. Чынлыгын белү өчен ташны кулыма алам – ул салкынча, авыр булырга тиеш. Ялган таш сатып алган вакытлар да булды инде. Берсендә чылаткач, төсе чыкты. Хәзер инде интернет аша ышанычлы сатучылар белән генә эшлим. 

– Ташларның сихри көче бармы?
– Мин мөслимә буларак моңа ышанмыйм. Бервакыт бер кызга бәллүр ташлы алка ясадым. Соңрак ул миңа “аларны кигәндә юлым уңа” ди. Югыйсә, бәллүр ул гади пыяла инде. Ә тау бәллүре башка – анда кургаш белән ныгытылган пыяла махсус технология буенча буяла. Бу ташның ялтыравын бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел.

– Асылташлар дәвалау үзлегенә ия, диләр. 
 –Ташлар белән дәвалау литотерапия дип атала. Әйтик. кешеләр гасырлар дәвамында күзәтеп гранатның кан басымын төшергәнен ачыклаган. Белгечләр әйтүенчә, кешенең кулы нинди ташка сузылса, хәзерге вакытта аның сәламәтлеген ныгытыр өчен  шул таш кирәк. Минем дә игътибар иткәнем бар, бер айны алсу төстәге кварц кына “тарта”, икенче айны фирәзә(бирюза) белән генә эшлисем килә. 

– Кемгә нинди таш килешкәнен ничек билгелисез?
– Аксыл тиреле кызларга мин ак, аксыл төстәге ташларны тәкъдим итмим, чөнки ул аны тонык күрсәтә. Кара чәчле, карарак тәнле кызларга бар ташлар да, алтын, көмеш тә килешә. Кайвакыт клиентларым миңа кешенең холкын, кыяфәтен әйтеп конкрет заказ ясый. Әйтик 3 беләзек кирәк, ди. Берсе яз кебек туташ – җиңел, гел елмаеп йөри (аңа үтә күренмәле таш алдым), икенчесе – кыю, чәчрәп торган ханым, (аңа караңгы яшел малахит сайладым), өченчесе тыштан  ут, эчтән йомшак кеше, аңа уртасында алсу бизәк булган җете кызыл төс сайладым.  Психолог булырга да туры килә.

– Сез белемегез буенча математик, икътисадчы, ә асылташлар ул иҗади эш. Бер берсеннән бик ерак өлкәләрне ничек берләштерәсез?
– Гаиләбез белән шундый без (көлә). Университетта математика белән беррәтән программалаштыруны да өйрәндем, сайтлар төзүне дә. Абыем лингвист, 7 тел белә, 2 нче югары белеме буенча икътисад өлкәсендә эшли. Болар да бер-берсеннән ерак. Әтием хәрби. Ял иткәндә геометриядән мисаллар чишкән, авылда беренче булып рус телен өйрәнгән, Польшада яшәгәндә поляк телен, Иракта фарсы һәм гарәпчәне үзләштергән, чех телен аңлый.

– Илһам еш киләме?
– Кайвакыт мин кул эшенә якын да килмим. Ә кайвакыт бер утыруда 10 пар алка ясап куям. Я 5 төрле беләзек. Зәркан кибетләрендә йөрергә яратам, идеяларны кабатламыйм, илһамланам гына.  Яки ташларны таратып куям да карап торам - кайсысын күчерәм, кайсысын алып куям. Миңа бу эш бик ошый. Уникаль әйберләр генә иҗат итәм. Бизәк матур булсын өчен баланс саклыйм – әйтик, зур ташны ваклары тигезли. Нәрсәдер ошамаса, әйтик, эләктерергә уңайсыз, ди, аны шунда ук сүтеп, яңадан җыям әйтик. Сул кулым җәрәхәтләнгән иде, нервы өзелде, берара хәрәкәтләнми торды. Шуңа миңа бер кул белән дә киярлек, уңайлы әйберләр ясыйм. 

– Гадәти булмаган бизәнү әйберләре сорыйлармы? 
– Кайберәүләр беркемдә дә булмаган таш эзли. Туйга да заказ бирүчеләр булды, аннары килеп алмадылар (көлә), мультфильм геройларын, япон культурасыннан персонажлар, балык скелеты, пистолет формасындагы алка сораган очраклар бар. 

– Гөлчәчәк, син – мөслимә, димәк бу эш Исламда тыелмаган?
– Әбием намазда иде, әти-әниләрем, абыем да дин юлында. Мин  11нче класста яулык ябындым. Аллага шөкер, сыйныфташларымның берсе дә авыр сүз әйтмәде, хәтта киресенчә, якладылар. Бервакыт, яулыгымны салдырырга тырышкан чит малайлар белән сугышып та алдылар. Былтыр 20 елдан соң очраштык, миңа хөрмәт йөзеннән хәмергә дә кагылмадылар. Исламда үстем, динемне хөрмәт итеп яшим. Әйе, асылташлар диндә тыелмаган. Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев