Алты яшьлек малай сеңлесен үтергән
Яңалыклар тасмасы

Алты яшьлек малай сеңлесен үтергән

Кызчыкка нибары өч ай булган.

ORDA телеграм-каналы үз чыганагына таянып  коточкыч хәбәр җиткерде. Казахстанда алты яшьлек малай күкрәк баласын пычак белән кадап үтергән. 

Әлеге коточкыч фаҗига Жетысуск өлкәсендә килеп чыккан. Иртән бала кулына пычак алып, сеңлесен кадап үтергән. Кызчыкка нибары өч ай булган.
Кайбер мәгълүматларга караганда, малай көнләшүдән бу адымга барган булырга мөмкин.

Жаркенте шәһәре полициясендә әлегә бу хәлне берничек тә аңлатмаганнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ана капиталы индексация ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев