Яңалыклар тасмасы
“Алтын ачкыч” һәм “Тиенкәй” капиталь төзекләндерүдән соң ачылды
Капиталь төзекләндерүдән соң Чаллыда "Алтын ачкыч" һәм "Тиенкәй" балалар бакчалары тантаналы шартларда ачылды. Бу бакчалар 1974 елда файдалануга тапшырылган иде. Шул еллар эчендә аларга бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмады. Узган елның ноябрендә ниһаять "боз кузгалды": биредә күптән көтелгән төзекләндерү эшләре башланды.
"Медик" һәм капиталь төзелеш идарәсе СМУы медицина блогын, психолог, методик һәм тоз белән дәвалау бүлмәләрен, музыка, спорт залларын яңартты. Моннан тыш, заманча рәсем ясау бүлмәсе барлыкка килде.
Әлеге бакчаларны капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 30,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шәһәр бюджеты да читтә калмады: 7 миллион сумнан артык акчага мебель һәм җиһазлар яңартылды. Моннан тыш, иганәчеләр дә читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев