Әҗмәкәй авылы депутаты мошенниклыкта гаепләнә
Ул ярдәмчеләре белән бергә 1,7 миллион сум үзләштерә.
ТР тикшерү комитетыТукай районының 61 яшьлек җирле Совет депутатына, эшмәкәргә карата җинаять эше кузгатты. Ул мошенниклыкта гаепләнә.
Әлеге эшмәкәр муниципаль контракт нигезендә Чаллыга даими рәвештә пассажирлар йөртә. ТР бюджетыннан керүче субвенцияләрне күбәйтү максатыннан, ул пассажиркилометрларны арттырып күрсәтә. Шул рәвешле 1,7 миллион сумнан артык акча үзләштерелә. Әлеге махинаяциядә эшмәкәгә 3 автобус йөртүче дә ярдәм итә. Җинаять эше аларга карата да кузгатылды.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев