Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Американың Техас штатында Сабан туе узды

Аны оештыруга якташыбыз Айна Зиттерлунд зур өлеш керткән.

Американың  Техас штаты Остин шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бу хакта Америкада яшәүче якташыбыз, Чаллының "Шатлык" яшьләр үзәгенең элеккеге директоры Айна Зиттерлунд хәбәр итте. 

"Остинда яшәүче милләттәшләребез өч ай элек Нью Йоркка килеп мине һәм җырчы Лилиана Газизованы эзләп таптылар. Татар җәмгыяте җитәкчесе Галич ханым бәйрәмне уздыруда ярдәм итүемне сорады. Сценарий язып, яңа көйләр, жырлар, шигырьләр белән баетып, бик матур бәйрәм уздырдык. Көн буена татар җыры, татар сүзе яңгырды ", - диде ул. 

Сабан туена төрле штатлардан бик күп кеше , Нью Йорктан, Маямидан, Калифорниядан, жырчылар, биючелэр килгән. Җырлаганнар, биегәннәр, уеннарда катнашканнар. 

"Мондый күңелле бәйрәм күргәнебез юк иде әле дип бик күп рәхмәтләр әйттеләр. Башка штатларга да бәйрәм уздырырга чакырдылар", - ди Айна Гиндулловна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туй Америка Айна Еремина