Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете төзелешенә кем 50 млн сум күчергән?

Попечительлек советы хисап тотты.

«Җәмигъ» мәчете төзелешенә 3 ай эчендә 61 млн сумнан артык акча җыелган. Әлеге мәгълүматны мәчет каршындагы Попечительлек советы җиткерде. Иң зур өлешне «Санрайс капитал» компаниясе керткән. Ул төзелеш счётына 50 млн сум күчергән. 

5 мең сумнан алып 5 млн сумга кадәр җибәрүче эшмәкәрләр дә бар. Шунысы сөендерә: җыйган акчаларын мәчеткә китереп бирүчеләр яисә электрон рәвештә акча күчерүчеләр дә бихисап. Кыска вакыт эчендә шәһәрдәшләрдән 2 млн 300 мең сумга кадәр акча җыелган. 

Искәртергә кирәк, Чаллының кайбер оешма-предприятиеләре төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Кайбер компанияләр бушлай хезмәт күрсәтә.  

«Җәмигъ» мәчетен шәһәрнең 400 еллык юбилеена, 2026 елда төзеп бетерергә җыеналар. Ул берьюлы 3,2 мең кеше сыйдырышлы булачак. Бу хакта тулырак моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев