«Җәмигъ» төзелешенә катгый рәвештә алынмыйм дигән идем...»
РФ атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданы Уел Хөсәенов мәчет төзелешенең ничек җанланып китүе турында сөйләде.
«Җәмигъ» мәчете территориясендә техника бер минут та тынып тормый. Хәтта ял көннәрендә дә. Апрель уртасында биек манараларның тимер-бетон эшләрен тәмамладылар. Хәзер инженерлык челтәрләрен ясыйлар. Киләсе елда буяу-сылау эшләренә керешергә уйлыйлар. Бу изге эшне РФ атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданы Уел Хөсәенов җитәкли. Ул – финанс ярдәме фонды директоры. Күп еллар «Чаллы су каналы» предприятиесен дә җитәкләде.
– Бу җаваплы эшкә алынырга курыкмадыгызмы?
– Әлфәс хәзрәт көчләп китерде дисәм була (көлә). Мин пенсиягә чыккан идем инде. «Төзелешне җитәклә әле», – ди. Катгый рәвештә баш тарттым. Хәзрәт бик акыллы кеше, ачуланмады, күп тә сөйләшмәде. «Ярар», – гына диде. Бер-ике атнадан: «Кер әле безгә чәй эчәргә», – ди. Шулай итеп, бергәләп чәй эчә-эчә фикеремне үзгәртте.
– Өйдәгеләр ничек кабул итте?
– Аңлыйлар инде.
– Иң беренче нәрсәдән башладыгыз?
– Төзелеш туктаган, будка тора. Стоянка... «Нишләргә?» дигән уй башта. Счётта 11 млн сум акча бар иде. Аның белән нишләмәк кирәк? Бер танышым: «Син арматура алып куй, җәен кыйммәтләнәчәк», – дип киңәш бирде. Шулай иттем. Җәйгә бәясе төшмәсенме?! Әй, борчылдым шуңа. Нишлисең инде?! Шулай аптырап йөргәндә, Аллаһның рәхмәте…
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев