Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы артачак

Бу хакта ТР Социаль фонд белгечләре хәбәр итте.

1 февральдән ана капиталы артачак. Беренче бала өчен бирелүче сертификат күләме 631 мең сумны тәшкил итәчәк. Икенче балага дигәне 833 мең сумга кадәр җитәчәк. 

Ана капиталы сертификатын  кулланмаучылар өчен дә яхшы хәбәр бар. Аларның да акчалары 7,5 процентка индексацияләнәчәк. Ана капиталын бөтенләй кулланмаган булсалар, аларның акчалары 44 мең сумга, икенче баласы өчен ана капиталы алган гаиләләрнең акчалары 58 мең сумга артачак. 

Әгәр дә ана капиталы өлешчә сарыф ителсә, кулланылмаган калган өлеше индексацияләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын белем алуга, торак шартларын яхшыртуга (шул исәптән ипотекага), әни пенсиясенең тупланма (накопительный) өлешен формалаштыруга, социаль адаптациягә һәм инвалид балаларны җәмгыятькә кертүгә, 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүгә сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталының актуаль суммасын дәүләт хезмәтләреннән калган өлеше турында выписка-күчермә заказ биреп белергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев