Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнфирә Миргалимова: «Биш ел эчендә 40 эш урыны алыштырдым»

Пермь якларыннан Чаллыга күченгән ханым «Шәһри Чаллы» бәйгесендә җиңү яулады.

«Шәһри Чаллы»дан – Пятачок Сабан туе» алдыннан социаль челтәрләребездә фотоконкурс игълан иткән идек. Анда катнашып җиңү яулар өчен пятачокта фотога төшәргә һәм аны үзеңнең социаль челтәреңә эләргә кирәк иде. «Шәһри Чаллы»ны билгеләп, «Мин – пятачокта» дип өстәргә дә онытмаска!

Җиңүчене подписчикларыбыздан сайлаттык. Араларыннан Әнфирә Миргалимованы алар җиңүгә лаек дип тапты. Без дә кушылабыз! Әнфирә ханымны редакциябезгә чакырып бүләк тә тапшырдык. Ул тормыш юлы белән дә бераз таныштырып үтте. 

Үзе Пермь якларыннан икән. 35 ел мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укыткан. Ире белән кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, тормыш иптәше инде гүр иясе. Гомер буе хезмәт куйган мәктәбен дә инде япканнар. Аннары балалары ялгыз калган әниләрен Чаллыга – үз яннарына чакырган. Улы полиция офицеры, хәзер лаеклы ялда. Кызы социаль-мәдәни өлкәдә менеджер. Әнфирә ханымның өч оныгы бар.

Ут янып торган 65 яшьлек Әнфирә Миргалимова ипотекага алган фатирында гомер кичерә, пекарняда эшли. «Чаллыга килгәч, биш ел эчендә 40 эш урыны алыштырдым. Я акчасы аз, я эше туры килми. Кайбер җирдә бөтенләй түләмәделәр. Хәзер эшем бик җайлы. Ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Акчасы да яхшы гына чыга», – дип сөйләде ул.

Әле шигырьләр дә яза икән. "Танылган композитор Ирек Габдрахманов белән эшлибез, җырларымны танылган җырчылар җырлый. Ландыш Баһави күптән түгел бер җырымны дөньяга танытты. Бер шигырьләр китабым бар инде, икенчесен чыгарырга җыенам. Аңа 60лап шигырем тупланды инде», – ди Әнфирә ханым. 

Афәрин! Үз максатына ирешә торган, нык рухлы кешеләр бар бит. Әнфирә Миргалимова шундыйлардан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев