«Әниләр һәм бәбиләр» проектының 10 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

«Әниләр һәм бәбиләр» проектының 10 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

5 җырчы берьюлы бәби тапкач, уртак проектка берләшә.

Эстрада артистлары катнашындагы «Әниләр һәм бәбиләр» проектына 10 ел тулды. Шул уңайдан ноябрь аенда Казанда зур концерт булачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы»га шәһәрдәшебез Айгөл Шәһхетдинова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, 10 ел элек апрель-май айларында җырчылар Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Гүзәл Идрисова һәм Айгөл Шәйхетдинова барысы да бәби тапты. Ул кызлар-малайларга 10 яшь тулды. Шушы көннәрдә йолдызлар гаиләләре белән бергәләп кызыклы видеоларга төште. Бу материалны сәхнә экранында кулланмакчылар.

– Тормышта ничек, шулай төштек. Без чыннан да гаиләләребез белән бергәләп ял итәбез, табигатькә чыгабыз, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, балалар да бергә үсте, үзара дуслар, – дип уртаклашты Айгөл.

Артистларны берләштерүче, проектка нигез салучы, продюссеры – Лилия Муллагалиева. Юбилей чарасында ул да җитди авырудан дәваланганнан соң кабат чыгыш ясарга планлаштыра. 
 


Нет комментариев