Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниләребез – иң кадерле хатын-кызларыбыз!

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең танылган шәхесләре кадерле кешеләре хакында хис-кичерешләре белән уртаклаша.

Руслан Нигъмәтулин, «Далини» компанияләр төркеме генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты:

– 8 Март якынлашканда гына түгел, мин көн саен мәхәббәте һәм кайгыртуы өчен әнием Людмила Николаевнага рәхмәт әйтәм. Без балаларында ул иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә тырышты. Әниебез мәрхәмәтле, кешелекле, тыйнак, сабыр холыклы.

Ул белеме буенча педагог, чит телләр укытучысы. Без үскәндә үзен гаиләгә, балаларын тәрбияләүгә багышлады. Әтиебез фәнни-техник үзәктә машина йөртүче-сынаучы булып эшләде, соңрак ерак араларга йөк ташый башлагач, хуҗалыктагы барлык эш әни җилкәсенә ятты. Без Рябинушка поселогында үз йортыбыз белән яшәдек, эш күп иде. Безне хезмәт белән тәрбияләделәр. Хәзерге вакытта бизнеста да, коллектив белән җитәкчелек итүемдә дә чагылган тәртип ярату, оешканлык миңа әнидән күчкәндер дип уйлыйм.

Безгә мөстәкыйль булырга, карарларны үзебез кабул итәргә һәм җаваплы булырга мөмкинлек биргәне мин аңа бик рәхмәтле. Бу бик кирәкле сыйфатлар. Әлбәттә инде, әти-әниемә гаиләдә бер-береңне ярату, хөрмәт итү үрнәге күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Аларга карап, мин дә зур гаилә корачагымны, күп итеп балалар үстерәчәгемне белә идем. Бүгенге көндә әнием оныкларын караша, алар инде җидәү. Ул һәрвакыт минем яклы – моны тоеп яшим. Үзен дә тормыш борчуларыннан һәрьяклап сакларга тырышам. Әниемә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев