Әнисе белән кызы бер көнне бала тапкан
Яңалыклар тасмасы

Әнисе белән кызы бер көнне бала тапкан

Бу хәл Уфада булган.

Уфаның клиник перинаталь үзәгендә күңелле вакыйга булган. 

Әнисе һәм кызы бер үк көнне диярлек бәби тапкан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте. 

Кызы – кыз, әнисе малай тудырган. Бу әни кешенең 6нчы баласы.

«Мондый күренеш – тормыш эзлеклелегенең матурлыгын искәртә. Ике әнине дә, сабыйларны да чын күңелдән котлыйбыз. Һәр яңа көн аларга саулык, шатлык һәм чиксез бәхет алып килсен. Бу тарих үзәкнең елъязмасына кереп калды инде, ул тормышның гаҗәп һәм матур булуын тагын бер кат раслый», – диелә Перинаталь үзәкнең матбугат хезмәтендә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы булмас димә бала туу

Нет комментариев