Әнисен лифтта үтергән егет турында яңа мәгълүмат бар
Яңалыклар тасмасы

Әнисен лифтта үтергән егет турында яңа мәгълүмат бар

Тикшерү комитеты белгечләре җинаять булган фатирда тентү үткәрде.

Казандагы фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Төрмәдән чыккан 33 яшьлек ир-ат әнисенә һәм үги әтисенә пычак белән ташланды (тулырак монда)

"Әтисе караватка ава, әнисе коридорга чыгып йөгерә. Улы куып тотып, кулындагы ике пычак белән тагын берничә кат кадый. 55 яшьлек хатын-кыз урында җан бирә", - ди ТР Тикшерү комитеты башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Зыян күргән 52 яшьлек ир-ат исән. Аны хастаханәгә озаталар. Җинаятьтә гаепләнүче егет кулга алынды. Бүген фаҗига булган фатирда тикшерү комитеты белгечләре эшләде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Мондый җинаятькә нәрсә этәргеч булган - әлегә билгесез. Гаепләнүче сөйләми. Араларында тавыш-гауга чыгуы ихтимал, ди тикшерүчеләр. Егетнең наркотик матдә куллануы билгеле. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев