Әнисен үтергән, үзе пешеп үлгән
Җинаять эше кузгатылган.
Казанда коточкыч фаҗига булган. Татарстан урамындагы бер йортта 69 яшьлек пенсионер һәм аның 36 яшьлек улының мәете табылган.
Хатын-кызның тәнендә пычак белән кадау нәтиҗәсендә барлыкка килгән яралар ачыкланган, ә ир-ат кайнар суда пешү нәтиҗәсендә вафат булган.
Соңрак ир-атның психик авыру икәнлеге ачыкланган, ул чире кискенләшкәч әнисен кадап үтергән. Аннары ачудан кайнар су торбасын өзгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев