Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аны балаларыннан аерым җирләячәкләр...

Башкортстанда үз балаларын үтергән бәндәне алардан аерым җирләячәкләр

Дәүләкән районында 37 яшьлек ир үзенең кечкенә балаларын үтерүе һәм үзе дә гомере белән хушлашуы турында язган идек.
Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова хәбәр иткәнчә, шәһәр мэры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Греков йөкләмәсе буенча, кечкенә балаларны да, ирне дә җирләү чыгымнарын башкала үз өстенә алган.
Шул ук вакытта алар төрле зиратларда җирләнәчәк. Мәетләрне Уфадан алып киткәннәр инде.
Балаларның әниләренә психологик ярдәм күрсәтелә. Ул кайгысыннан хәтта караваттан да тора алмый. Хәзер аның янында туганнары һәм якыннары, алар аңа ярдәм итәргә тырыша.
Ир хатыны белән талашканнан соң үзенең автомобилендә бер яшьлек кызы һәм алты яшьлек улы белән билгесез юнәлештә чыгып китә. Соңрак аларның мәетләре транспорт чарасында табыла.
Фаҗига хатынның хыянәте һәм ирдән китәргә теләве нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев