Кайбер кешеләр ноябрь өчен пенсияне вакытыннан алда алачаклар
Яңалыклар тасмасы

Кайбер кешеләр ноябрь өчен пенсияне вакытыннан алда алачаклар

Бу пенсия түләү көне бәйрәмгә туры килү белән бәйле

Пенсионерларның бер өлеше ноябрь ае өчен пенсияне вакытыннан алда алачак. Түләүне гадәттә акчалары 4 нче числода карталарга һәм счетларга килә торган кешеләргә алдан ук күчерәчәкләр. 

Ноябрьдә бу дата бәйрәм көненә туры килгәнгә, пенсия вакытыннан алда — 3 ноябрьдә түләнәчәк. 5 ноябрьдән банклар аша пенсияләр китерү стандарт график буенча яңадан торгызылачак.

Вакытыннан алда түләү пенсияләрнең барлык төрләренә дә кагылачак. Әгәр пенсия белән бергә Социаль фондның башка ярдәм чаралары да килсә, алар да счетка алдан ук күчереләчәк. 

Почтальоннар пенсияләрне 3 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр өләшәчәк, шул ук вакытта акчаны почта бүлегенең кассасыннан да алырга мөмкин булачак. 4 ноябрь өчен түләүләрне дә почта алдан, ә аерым очракларда инде 1 ноябрьдә үк китерәчәк. 

Ноябрь бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә пенсияләр түләү турындагы мәгълүматны банкларда һәм «Россия почтасы» бүлекчәләрендә ачыкларга мөмкин. Теләк буенча пенсия алуның хәзерге ысулын үзгәртергә, мәсәлән, аны почтадан картага күчерергә мөмкин.

Моның өчен гариза тутырырга кирәк: [www.gosuslugi.ru/600109/1], анда «МИР» картасы беркетелгән яки бернинди дә карта беркетелмәгән счетның реквизитларын күрсәтергә кирәк.
 


Нет комментариев