Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аның вакытсыз үлеме белән килешеп булмый

Министр белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Бүген иртән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков,  53 яшендә вафат булды. 
Бу хәбәр Республика җитәкчеләрен, табибларны, киң җәмәгатьчелекне  тетрәндерде. 
– Марат Наил улы олы җанлы җитәкче, үз эшенең остасы, гади, эчкерсез иде. Ул кешенең статусына карамастан, бөтен кеше белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә, гозерен тыңлый, проблеманы тиз арада хәл итә иде, – ди ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. – Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау системасын ныгытуга, республикада яңа объектлар төзүгә, халыкка медициа ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга күп көч куйды.

Аның  оста идарә итүе, алдан күрүчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстанда ковидтан үлүчеләр Россиянең башка төбәкләренә караганда азрак булды. 

Ул Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау үсешенә дә саллы өлеш кертте. Шәһәрдә заманча онкология үзәге ачуда, шифаханәләргә капиталь ремонт ясауда аның ярдәме зур булды.

Ул бик игелекле җитәкче, Гиппократ антына тугры табиб иде. Аңа сайлаучыларның гозере белән еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бер кешене дә ярдәмсез калдырмады. Аның вакытсыз китүе белән һич килешеп булмый. Янып, яңа планнар белән яши иде... Урыны җәннәттә булсын», – диде Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. 

Сүз уңаеннан, Марат Садыйков белән хушлашу урыны билгеле булды. Башта аны иртәгә  Казан дәүләт медицина академиясе бинасыннан соңгы юлга озатмакчылар иде. 

Тик хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, бу чараны Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада авылы, 35нче бина) оештырачаклар. Матәм чарасын 30 январда иртәнге 8.00 сәгатьтә башлау планлаштырылган. Гражданнар өчен хушлашу вакыты 10.00 сәгатькә билгеләнгән. 

Марат Садыйковны Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләячәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига хушлашу сәламәтлек саклу