Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башлана

Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды, аның барышында «Безнең ишегалды» программасын үтәү һәм агымдагы елга йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре каралды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев билгеләп үткәнчә, 2021 елда капиталь ремонт программасы буенча 145 күп фатирлы йортка ремонт ясалган, аларда 69 меңнән артык кеше яши. 308 төр эш башкарылган, әмма иң күп хезмәт сорый торган һәм иң кыйммәтлесе түбә һәм фасад ремонты булган. «Торак фондыннан капиталь ремонтлау программасын формалаштырганда без, беренче чиратта, йортларның яше белән эш итәбез, - дип билгеләп үтте Илья Зуев. - Йорт өлкәнрәк булган саен, без аңа күбрәк эш төрләрен салабыз. Соңгы елларда программага ешрак 50 елга якын ремонт көткән ГЭС бистәсендәге йортлар эләгә".

Утырыш барышында билгеләп үткәнчә, ремонт өчен кертемнәр артык зур булмаса, идарәче компания үз өстенә ремонт ала. Шулай ук капремонт программасында да үзгәрешләр булырга мөмкин - төзүчеләрнең, эшчеләрнең оператив катышуын таләп итә торган йортлар, махсус комиссия тикшергәннән соң, иртәрәк вакытка күчерелә.

Даими комиссия утырышы турында фикер алышуның аерым пункты «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру чыгарылды.

2021 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган программа кысаларында 88 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быелгы ишегаллары саны югарырак - 119 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге программа буенча эшләр киләсе айда башланачак. «Безнең ишегалды» программасы проекты буенча фикер алышканда ишегалды, йорт халкының барысы да катнашырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин. - Апрельдә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында төзекләндерү кирәк булган ТОП-200 ишегалдын сайларга мөмкин булган тавыш бирү узачак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев