Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артистка Алсу Хәбетдинова: «Аяк басар урын юк. Җиләк күп»

Ул җиләкне ничек эшкәртүен дә әйтте.

Җиләк сезоны башланды. Яңгыр көн дә явуга карамастан халык җиләккә йөри. Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова  җиләк сезонында ел саен туган ягы Кукмара районы Березняк авылына кайта. 

«Без авылда  3-4 көн торабыз. Иртә- кич җиләккә барабыз. Иртән җыеп кайтканнын эшкәртәбез дә, өйдә башка эшләрне эшлибез. Кич тагын җиләккә китәбез. Быел җиләк искиткеч күп, басар урын да юк. Чәчеп үстергәннәр диярсең. Сәгать ярым эчендә 7 литр җиләк җыеп була. Барган саен ирем белән 4-5 чиләк алып кайтабыз», – ди ул. 

Җиләкне төеп, бераз шикәр белән болгатып,  туңдыралар. «Болай иткәндә җиләк файдалы була. Эшкәртергә дә тиз», – ди актриса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Хәбетдинова Җиләк Театр артистлары