Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артистка Чулпан Арсланова: «Яңа ел алдыннан кызык хәлләр искә төшә»

Ул театрдагы традицияләр турында да сөйләде.

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Арсланова яңа ел алдыннан тормышында булган кызыклы хәлне искә төшерде, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрындагы традицияләр турында сөйләде:
– Яңа ел җиткәндә бер күңелле хәл искә төшә. Бервакыт мин кар кызы, Шамил Шәйхетдинов Кыш бабай ролендә уйнады. Чираттагы чарага әзерләнбез. Ул спектакльдән соң иде. Мин Кар кызы булып киендем. Шамил дә Кыш бабай булырга әзерләнә. Тунын, бүреген киде, аягына итек кияргә онытып, маймыл аягы (спектакльдә маймыл булып уйнаган иде) белән чыкты. Бик кызык булды. Шунда бик нык көлгән идек. 

Театрыбызда матур традиция бар. Ел саен балаларга яңа ел әкияте  куябыз. Быел «Балабу» әкиятен талантлы артистыбыз Марсель Мөсәвиров сәхнәләштерде. 23 декабрьдә аның премьерасы булды.  

Безнең «Хәл бу ки..» проекты да балалар өчен. Без әлеге проект кысаларында куелган спектакльләр белән мәгариф учреждениеләрендә уйныйбыз. Балалар спектаклендә, әкияттә уйнау бик җаваплы, чөнки балаларны ышандырыр өчен күп көч куярга кирәк. Аллаһка шөкер, мин бу яктан бәхетле. Балалар рәхмәт әйтәләр. Минем кечкенә тамашачыларым бар. Алар миңа бүләкләр алып киләләр. Уйнавымны яратып, мин катнашкан зурлар спектакльләренә дә йөриләр. Теге яки бу урында мине танып, уйнаган рольләрем белән «О, овчарка апа, о ябалак апа», – дип килеп исәнләшәләр. Бу – минем өчен зур бүләк. 

Барыбыз өчен дә имин, уңышлы ел килсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры атказанган артистлар яңа ел хәтирәләре