Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның никахы булды
Яңалыклар тасмасы

Артур Mauzer белән Лия Шәмсинаның никахы булды

Узган ялларда танылган саксофончы Артур Маузер һәм яшь җырчы Лия Шәмсина никах укытканнар. Артурның сеңлесе никахтан видео белән инстаграмда уртаклашкан.

«Мәхәббәт. 7 август – бу көнне ике йөрәк, ике җан, ике язмыш берләште. Яраткан абыем һәм кояш нуры – Лия, котлыйм! Абыем өйләнде!» – дип яза саксофончының сеңлесе.

Инстачылар да яшь гаиләне шатлыклы хәбәр белән котладылар. «МашаАллаһ, нинди матур пар!», «Бәхетле киләчәк телим», «СөбеханАллаһ, котлыйбыз! Гомерләре бәхетле, юллары туры булсын!» – дип комментарийлар калдырдылар видео астында.
 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев