Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Артур Хәсәнов тормышында куанычлы вакыйгалар булган

Ул кыска вакытлы ялда булып кайтты.

Мобилизациягә эләгеп махсус операциягә киткән Башкортостан егете Артур Хәсәнов кыска вакытлы ялга кайткан булган. Ул яңа ел бәйрәмнәрен әти-әнисе, туганнары янында үткәргән. Дуслары белән очрашкан. Санаулы көн тиз уза, Артур янәдән хәрби дуслары янына киткән. 

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде. Ул үзенең социаль челтәрләрендә: «Артурыбызга орден бирелде», – дип язды. 

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Артур Хәсәновка IV дәрәҗә Изге Георгий ордены тапшырылган.

Артур Хәсәнов махсус хәрби операциягә чакырылгач, өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып популярлашып китте. Ул бу җырны Казан сәхнәсендә Филүс Каһиров белән бергә дә җырлады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Филүс Каһиров махсус хәрби операцмя Артур Хәсәнов