Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ашамлыклар турында кызыклы фактлар

Бал бозылмый

1. Бал бозылмый 
Археологлар борынгы Мисыр фиргавеннәре төрбәләрендә хәзер дә куллануга яраклы бал салынган чүлмәкләр тапты. Бал составында су күләме бик аз, бу аны черү, бозылудан саклый.
2. Алмада һава бар
Алманың 25 процентын һава алып тора, шуңа ул суда батмый.
3. Шоколад - хайваннар өчен агу 
Какаода теобромин дигән матдә бар, ә ул эт, мәчеләр өчен агу булып тора. Хайваннарның организмы бу матдәне тиз генә тарката алмый, шуңа  хәтта аларның үлеменә китерергә мөмкин.
4. Бәрәңге беренче фотографияләрне ясауда кулланылган
19 гасырда бәрәңге крахмалыннан төсле фотолар өчен пластинкалар ясаганнар. Бу ысул автохром дип аталган.
5. Кишердә шикәр җиләккә караганда күбрәк
Без кишернең тәменә инде күнеккән, ул артык баллы түгел кебенк, шулай да анда күп җиләкләргә караганда табигый шикәр күбрәк. Шуңа аны пешергәндә ул баллана.
6. Ананас бербөтен түгел
Анананс җимеше берегеп үскән күп җиләкләрдән тора. Аларның һәр кайсы аерым чәчәктән формалаша.
7. Кофе нефтьтән кала иң күп сатыла торган товар
Кофе бөртекләрен сату күләме бөтен дөнья буенча нефтьтән кала икенче урын били.
8. Суган күкерт аркасында елата
Суган тураганда аннан күкерт кушылмалары бүленеп чыга, алар күзләрнең лайлалы тышчасын ярсыта. Моны киметү өчен суганны ныклап суытырга була.
9. Банан яктылык сирпи
Өлгергән бананнар ультрафиолет белән яктыртканда күренер-күренмәс булса да зәңгәрсу нурлар сибә. Бу аларда флавонидлар булу белән аңлатыла.
10. Су минуслы температурада да кайный ала
Билгеле бер шартларда, әйтик, вакуумда су хәтта минуслы температурада да парга әйләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш фактлар