Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар Сарман балалар сәнгать мәктәбенә оркестр бүләк итте

Алар яшь сәнгать осталарына тугыз уен коралы тапшырды.

 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин белән аның тормыш иптәше – республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Асия ханым бүген Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Алар яшь сәнгать осталарына тугыз уен коралы бүләк итте. Туба, валторна, фагот, рожок, кларнет, гобой, флейта, флейта Пикколо кебек агач тынлы уен кораллары һәм баян киләчәктә сәнгать мәктәбендә тынлы оркестр оештырырга ярдәм итәр, дигән теләктә алар.

Вәсим Әхмәтшин аларда уйнап та күрсәтте. Ә Асия апа матур җырларын бүләк итте. Укучылар да якташ композиторыбызның көйләренә иҗат ителгән җырларын башкарды.

Очрашуны сәнгать мәктәбе остазы – Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллина алып барды. Сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириева, район кунакларына рәхмәт сүзләре җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Фото «Сарман» сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Асия Ахметшина Васим Ахметшин Музыка уен кораллары