Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннарның дәвамчылары барсы да иҗат юлында

«Алма агачыннан ерак төшми»

Асия һәм Вәсим Әхмәтшинарның музыкаль гаиләсендә ике малай үсте. Бүгенге көндә алар һәрберсе үз гаиләсе белән яши. Эдуард – Америкада, Айдар Казанда гомер итә. Әхмәтшиннар исә балалары һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. 
– Айдар Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең композиторлар әзерләү факультетын тәмамлады. Профессионал дәрәҗәдә музыка, оранжировка белән шөгыльләнә. Үзенең студиясе бар. Шунда аранжировкалар ясый, көйләр яза, әтисе кебек музыкаль инструментлар да төзәтә. Җырлар да яздыра. Миңа клиплар эшли. Без аларны гади генә итеп төшерәбез. Вәсимнең җырлары истәлеккә халык арасында калсын дибез. Без бу дөньядан киткәч тә, бәлки кемдер эзләп табып (интернетта югалмаса репертуарына алып,  бу җырларны халыкка җиткерер дип өметләнәбез. Җырларыбыз исемсез булмасын дип, шагыйре дә, композиторы да язылсын һәм тарихта калсын дип тырышабыз. Хәзер җырчылар авторларны әйтеп тормыйлар бит. 
Киленебез Ләйсән музыка мәктәбе һәм КФУның музыка факультетын тәмамлады. Әмма бүгенге көндә макияж остасы булып эшли. Мәскәүгә һәм Россиянең башка шәһәрләренә барып мода күрсәтүче кызларны бизи. Аны фотосессияләргә чакыралар. Балалар белән нык шөгыльләнә. Шөкер, оныкларыбыз гомуми белем һәм музыка мәктәпләрендә бик яхшы укыйлар.  
Айдар белән Ләйсәннең мәхәббәт җимешләре булып өч балалары туды. Барсы да талантлылар. Салават музыка мәктәбенә, саксафонга йөри. Көрәш, айкидо белән шөгыльләнә. Мәктәптә «4»  ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый.  Уртанчы оныгыбыз Дилянага 10 яшь тулды. Ул мәктәптә гел «5» легә укый.  Абыйсы кебек музыка мәктәбендә саксафон сыйныфында укый. Моның өстенә сәнгать мәктәбендә рәсем белән шөгыльләнә. Бик оста рәсемнәр ясый. «Мин бөек рәссам булачакмын», – дип хыяллана. Беренче сыйныфта укучы Камиллабыз музыка мәктәбенең вокал сыйныфына һәм биюгә  йөри. Ул гитарага да язылган иде. Аңа: «Син бәләкәй, кулларың да кечкенә,  бераз үс әле. Икенче елга гитарада уйный башларсың», – диделәр. 
Улыбыз Эдурад – музыкант. Ул башта Санкт-Петербургта Моде́ст Му́соргский исемендәге музыка училищесының эстрада-джаз бүлеген кызыл дипломга тәмамлады. Американың космик үзәге чакыру буенча гастрольләргә китте һәм шунда ниндидер фестивальдә чыгыш ясагач аны күреп алдылар да япон-америка джаз институына укырга чакырдылар. Айова штатында укыды. Аны да кызыл дипломга тәмамлады. Саксафонда нык шөгыльләнде. «Көненә 10 сәгать шөгыльләнгәнем бар иде», – дип сөйли иде. 
Ул бүгенге көндә Американың Техас штаты Хьюстен шәһәрендә яши. Хатыны үзеннән 25 яшькә яшьрәк. Кызларына сентябрьдә ике яшь тулды. Айла безгә «әби, бабай» дип әйтә. 
Киленебез Ясмин скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык системасында инженер булып эшли. Америкада декрет ялы юк. Балага ике ай тулганчы үз хисабына өйдә булды, аннары баланы мәктәпкә бирделәр. 
Эдурад косманавтлар белән даими очрашып тора. Күптән түгел косманавтларга аның музыкасын җибәргәннәр. «Без Эдуард Әхмәтшинны күптән беләбез. Әмма аның музыкасы бездә юк иде әле», – дип сөенеп кабул иткәннәр. Без дә улыбызның музыкасы космоста  яңгыравына сөенәбез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: композитор Вәсим Әхмәтшин Асия Ахметшина Эдуард Ахметшин