Аспирин алып калыгыз
Хөкүмәт иң кирәкле даруларга бәяләрне бәйдән ычкындырырга мөмкин. Барысына да түгел, ә арзаннарына - 50 сумнан очсызларына гына. Болар - аспирин, аскорбин кислотасы, глицин, панкреатин, ибупрофен, лидокаин. Кыйммәтле препаратларга бәяләр дәүләт күзәтчелеге астында калачак. Мондый идея белән вице-премьер Аркадий Дворкович чыккан. Аның фикеренчә, бер яктан, дару базарындагы арзанлы даруларның юкка...
Хөкүмәт иң кирәкле даруларга бәяләрне бәйдән ычкындырырга мөмкин. Барысына да түгел, ә арзаннарына - 50 сумнан очсызларына гына. Болар - аспирин, аскорбин кислотасы, глицин, панкреатин, ибупрофен, лидокаин. Кыйммәтле препаратларга бәяләр дәүләт күзәтчелеге астында калачак. Мондый идея белән вице-премьер Аркадий Дворкович чыккан. Аның фикеренчә, бер яктан, дару базарындагы арзанлы даруларның юкка чыгуына юл куймаска кирәк, икенче яктан, җитештерүчеләр дә зыянга эшли алмыйлар. Бу хәл халыкта ничек чагылачак соң? Экспертларның бер өлеше арзанлы дарулар нык кыйммәтләнәчәк диләр. Алар фикеренчә, әйтик, бүген аптекаларда 20 сум чамасы торучы аспиринның, бәяләрне ычкындыргач - 50, хәтта 100 сумга кадәр күтәрелүе мөмкин, дәүләт контроле беткәч, аңа теләсә-нинди бәя куярга мөмкиннәр. Ләкин кайбер экспертлар җитештерүчеләргә бәяләрне нык күтәрү файдалы түгел, чөнки конкуренция бик зур, кемдер күтәргән очракта да, икенче җитештерүчеләр шушы ук даруга бәяне элеккечә калдырмагае диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев