Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә яңа баш табиб

Бу хакта министрның боерыгы чыкты.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев боерыгы нигезендә Роман Джумбаев Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде. 
Роман Адамбаевич 2013 елда Казан Дәүләт медицина университетында укып «Дәвалау эше» белгечлеге алды. 2014 елда шунда ук «Неврология» буенча ординатура тәмамлады. 
Шәһәр сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Ул баш табиб юлын 2014 елда Татарстанның бер клиникасында башлап җибәрде. Роман Джумабаев БСМПның санитар-неврология бүлегендә, аннары табиб-невролог, аннары баш табиб урынбасары булып эшләде. 
2023 елдан алып 2026 елның январына кадәр БСМПның ультратавыш бүлеге мөдире вазифасын башкарды. 
Фото Чаллының сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Сәламәтлек саклау чир Баш табиб