Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» приютында коточкыч хәл: кечкенә малайны кыйнадылар

Әлеге вакыйганы прокуратура, Тикшерү комитеты контрольгә алды.

Чаллыдагы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр приюты хокук саклау органнары игътибары үзәгендә. Интернет челтәрләрдә җанөзгеч видео пәйда булды. Анда яшүсмерләр кечкенә малайны кыйный. Башына, эченә тибәләр, яткырып сугалар. Тәрәзә аша шаһитларның видеога төшереп торуын күргәч тә аптырап тормыйлар. Челтәрне тартып куеп, малайны интектерүен дәвам итәләр. 

Әлеге видео РФ Тикшерү комитеты рәисе Александ Бастрыкинга ук барып җитте. Ул җентекләп тикшерү үткәрергә боерды. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та әлеге вакыйганы коточкыч дип атады. "Видео киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаса, нәрсә булып бетәр иде? Приюттагы балалар өчен учреждение җитәкчелеге җаваплы. Алар җәзага тартылырга тиеш", - дип үз фикерен белдерде. "Асылташ" җитәкчелегенә, Эчке эшләр министрлыгына ул хатлар юллады. 

"Асылташ" җитәкчелеге исә бу хәлне балаларның үзара шаяруы дип аңлата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев