Ата-аналар мәктәп ризыгын татып карый алачак
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар туклануына зур игътибар бирергә кушты.
Чаллы мэры эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү темасына тукталды.
«Укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән мәктәпләрдә балаларны ашатуда тәртип таләп итәбез. Ата-аналарны чакырып ризык әзерләү процессын күрсәтегез», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев