Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналарга акча бирәләр. Ул гаиләнең кеременә бәйле түгел

Түләүне рәсмиләштерү өчен Социаль фондның клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк.

Татарстанда ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәм алды. Чаллыда бу мөмкинлектән 2530 гаилә файдаланды.  Пособиене Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Эшләүче ата-ана пособие алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел аның күләме 7,4% ка индексацияләнде һәм 24 604,30 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәсә, элеге коэффициентка арттыруны исәпкә алып, пособие югарырак күләмдә билгеләнә.

Түләүне рәсмиләштерү өчен эшләмәүче ата-анага Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтенә яисә шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк. Гариза шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да кабул ителә.

«Түләү  гаиләләрнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка яисә тәрбиягә алган ата-аналары да алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлек җитәкчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз булса, сез,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.15 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр, җомга конне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1  телефоны буенча Татарстан Республикасы Россия Социаль фонды бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз. 
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев