Әти-әнисе сейфыннан 10 млн сумны алып мошенникларга биргән
Чаллыда 19 яшьлек студент алданды.
ТР прокуратурасы белдерүенчә, егетне 5 көн дәвамында алдыйлар. Мошенниклар башта «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшерү университеты хезмәткәрләре булып шалтыраталар. Соңыннан үзләрен «Үзәк банк», ФСБ кешеләре булып таныштыралар. Янәсе «Дәүләт хезмәтләре» порталының шәхси аккаунтына ят кешеләр үтеп кергән. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен әти-әнисе сейфындагы акчаны фотога төшереп җибәрергә сорыйлар. Ахыр чиктә егет 10 млн сум күләмендә акчаны паркта курьерга тапшыра. Аннан соң тагын 210 мең сум илтеп бирә. Егетне Казандагы ФСБ идарәсенә чакыралар. Шунда гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлап ала.
Җинаять эше кузгатылды. Мошенниклар эзләүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев