Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атна ахырына суыта?!

Яңгыр явармы?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, республикада антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында үзгәрә. Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Пәнҗешәмбе, 25 майда, республикада тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. Чаллыда бу көнне 30 градус җылы булыр дип фаразлана. «Җомга көнне дә шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Урыны белән яңгыр көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торшы