Атнага бер булса да ашарга киңәш ителә торган продуктлар
Табиблар киңәше.
– Майсыз ит һәм балык. Хайван аксымының иң яхшы чыганаклары булып, сыер ите, тавык, күркә һәм диңгез балыгы санала.
– Кузаклылар. Нут, фасоль һәм ясмык (чечевица) – файдалы үсемлек аксымы һәм тимер чыганагы.
– Банан. Анда калий күп, ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә булышлык итә.
– Йомырка. Бу файдалы аксым һәм майлар чыганагы.
– Сарымсак. Ул ялкынсынуга каршы һәм антибактериаль чара буларак хезмәт итә.
– Яшеллек. Яфраклы тәмләткечләр – күптөрле витаминнар чыганагы.
– Авокадо. Җимеш составында файдалы майлар һәм фолий кислотасы бар.
– Чикләвекләр. Әстерхан, миндаль һәм башка төр чикләвекләр витаминнар, минераллар һәм файдалы майларга бай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев