Авариядә ике кеше һәлак булды
Фаҗига кайда килеп чыкты?
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булды. «КАМАЗ» һәм Renault Duster автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина пассажирлары һәлак булды.
Юл кырыеннан узганда, Renault Duster автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан баручы «КАМАЗ» машинасына юл бирмәгән һәм машиналар бәрелешкән.
Фаҗига урынына Әлмәт шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Ринас Ибраһимов килгән. Тикшерү эшләре башланды.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фото ТР Прокуратурасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев