Авариягә эләккән Чаллы хирургының хәле ничек?
Хезмәттәшләре хәбәр итте.
«Сөендерерлек хәбәрләр юк. Плевраль дренажларын алу турында уйлыйлар. Аңына һаман килеп бетмәде – уңай динамика юк. Аяк-куллары эшли. Анализлары норма буенча, әмма бераз ялкынсынулары бар», – ди анестезиолог-реаниматолог Динар Хәлиуллин.
Исегезгә төшерәбез, Чаллының танылган пластик хирургы Максим Шишкин гомере өчен Уфа табиблары көрәшә. 27 январьда ул Башкортостан юлында авариягә очрап, җитди җәрәхәтләр алды. Аеруча башына зыян килде. Хезмәттәше әйтүенчә, ул көн саен табиблар, реаниматологлар күзәтчелеге астында. ЛФК һәм башка процедуралар үткәрәләр, массажлар ясыйлар. Әтисе һәм тормыш иптәше дә янында.
Максим Александрович озак еллар шәһәрнең 5нче хастаханәсендә, «Эсперто» клиникасында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Медгард» клиникасы. 21 еллык хезмәт стажы бар. Ул – абдоминопластика, маммопластика, лифтинг липосакция кебек операцияләрдә махсуслашкан табиб. Телеграм-каналыннан күренгәнчә, пациентлары күп. Хәтта башка регионнардан килгәннәр.
Фото шәхси телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев