Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен бүген, 11 октябрьдә, Чаллыда бирә башлаячаклар

Һәлак булганнарның туганнарын урнаштыру өчен Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә урыннар броньләнгән.

Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булган кешеләрнең мәетләрен туганнарына 11 октябрьдә Чаллыда бирә башлаячаклар.
Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары — Президентың Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов сөйләде.
Илнур Гарипов әйткәнчә, һәлак булганнарның мәетләре Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә китерелгән. Һәлак булганнарның туганнары белән психологлар эшли. Шулай ук аларның туганнарын урнаштыру өчен Чаллының «Татарстан» кунакханәсендә урыннар броньләнгән.
«Хәзер һәлак булганнарның туганнарына психологлар белән бергә Чаллыга „Татарстан“ кунакханәсенә килергә тәкъдим итәчәкбез. Экспертлар вәгъдә иткәнчә, иртәгә иртән мәетләрне туганнарына тапшыра башлаячаклар», — диде Илнур Гарипов.
«Фаҗигадә 16 кеше һәлак булды, алты кеше зыян күрде. Яраланган кешеләр БСМПга, тагын бер кеше РКБга җибәрелде. Хәзер фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме, экспертлар эшли», — диде ул. 

Фото: nashichelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига