Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәвит Шакиров: «Улыбыз әкренләп аякка баса»

Җырлы гаиләнең авариягә очраган кече уллары хәзер Чаллыда БСМПда.

Халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсе зур сынаулар кичерә. Аларның кече уллары Искәндәр 11 майда авариягә очрады. Ул утырып кайткан такси йөртүчесе төнлә йоклап китә. Фаҗига Алабуга тирәсендә трассада була. Искәндәрне ашыгыч ярдәм машинасы Чаллыга БСМПга алып килә. Аягы һәм кулына гипс салалар. Шакировларга шалтыратып хәлләрен белештек. 

"Әле яңа гына Казанга кайтып кердек. Көн-төн Чаллыда улыбыз янында булдык. Эшләр килеп чыкканда гына өйгә кайтып килдек. Аллаһка шөкер, улыбыз инде әкренләп аягына баса башлады. Шулай да табиблар күп йөрергә кушмый. Бу ай бик авырлардан булды. Зөлфия дә бик талчыкты. Үзем дә бөтен съёмкаларны күчердем", - дип уртаклашты Җәвит абый Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев