Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җәвит Шакировның әнисе вафат

Артист социаль челтәрендә хәбәр итте.

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә кайгы килде. Җәвитне тәрбияләп үстергән үги әнисе вафат булган.

Җырчы бу хакта социаль челтәрендә хәбәр итте.

"Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. 

Безнең кайтуга сөенә-сөенә чәй әзерләп, өстәл артына утыргач авылдагы бөтен яңалыкларны сөйләп чыгар иде дә, залга чыгып утыргач балалар, оныкларны сораштырыр иде. Юлга

озатканда минем исемнән күчиәнәч алырсыз дип

оялып кына акчасын учка салыр иде.

"Әнкәй кирәкми", - дисәң "Юк, балам бу миннән күчтәнәч, нәнәегездән дип бирегез", - ди торган иде.

Берни дә эшләп булмый, барда ходай кулында. Урының оҗмахта булсын ", - дип язган артист. 

Җәвит Шакировның әнисенә 89 яшь булган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Җәвит Шакиров