Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Автобус маршрутларында - үзгәрешләр

Башкарма комитет яңа схемалар тәкъдим итте.

Чаллы халкыннан яңа автобусларның маршрут схемалары буенча сораулар барлыкка килгәч, шәһәр хакимияте үзгәрешләр кертергә булды.

7нче маршрут 22нче маршрутка үзгәртелде.

13нче маршрут элеккечә Җиңүнең 40 еллыгы урамы аша йөриячәк.

26нчы маршрут та калдырылды. Хәзер ул Ит комбинатына барып җитмичә, «Энергетик» мәдәният йорты тукталышына кадәр хәрәкәт итә. «Мәдәният паркы» тукталышына җитмичә борыла һәм Гостев урамы буйлап Фоменко проспектына таба юл тота. Соңыннан иске маршрут буенча «Пединститут» тукталышка таба хәрәкәт итә.  

4нче һәм 6нчы маршрутлар хәзер Абдулла Алиш урамына кадәр хәрәкәт итә. Мәскәү проспектына чыга һәм Автозаводский проспекты буйлап Шамиль Усманов урамына таба юл тота. 4нче маршрут Шамил Усмановка урамына керсә, 6нчы маршрут капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итә. 

Калган маршрутлар алда кабул ителгән схемалар буенча йөри. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев